Пенсия фонды хезмәтләре бушлай күрсәтелә

11 сентябрь 2019 ел., чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе соңгы араларда өченче буын вәкилләренә карата алдау һәм урлау очракларының ешаюы турында хәбәр итә. Алдакчы-караклар, пенсионерларга пенсияләрен исәпләүнең дөреслеген, пенсия фонды органнарында түләүсез күрсәтелә торган хезмәтләрне  шактый кыйммәт түләү хисабына тикшерергә тәкъдим итәләр.

Юридик хезмәтләр күрсәтә торган фирмалар,шактый кыйммәт түләү хисабына, пенсионерларга пенсияләрне кабат исәпләүне сорап гариза язырга тәкъдим итәләр. Әлеге тәкъдимгә ризалашып, гражданнар, бәясе берничә мең сумга төшкән хезмәт күрсәтү турындагы килешү төзиләр.

Әлеге хезмәт, килешүдән күренгәнчә, документларны әзерләү hәм хокукый анализ ясаудан гыйбарәт. Ә чынлыкта исә, гражданнар  исеменнән Пенсия фондына гариза җибәрелә, ә гаризаның күчермәләре төрле контрольләүче органнар hәм ведомстваларга юллана дигәнне аңлата.

Әлеге төр гаризалар  ,законнар җыелмасы нормалары кысаларында, пенсия исәпләүнең дөрес яки дөрес  булмавына бернинди дәлил китерелмичә языла.Гаризалар бер-береннән мөрәҗәгать итүче гражданнарның исем-фамилиясе hәм паспорт мәгълүматлары белән генә аерыла. Ә алдакчы-караклар гражданнарга пенсияләрен арттырырга вәгъдә бирәләр һәм бу хезмәт өчен шактый күләмдә акча сорыйлар .

Игътибар! Пенсия фонды органнарында барлык төр хезмәтләр дә тәләүсез күрсәтелә. Пенсия яки башка түләүләрнең күләме, яисә аларны исәпләүнең дөреслегенә кагылышлы сораулар туган очракта, сез пенсия фонды  сайтындагы Гражданинның шәхси кабинетында  үзегезне кызыксындырган мәгълүматны таба аласыз. Сез шулай ук пенсия фонды  территориаль органнарына да мөрәҗәгать итә  аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования