"Экстремизмга-ЮК! " айлыгы кысаларында

2019 елның 10 сентябре, сишәмбе

2019 елның 6 сентябрендә ,“Экстремизмга-ЮК! “ айлыгы кысаларында,   « Балкыш » халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, янгын чыгуга сәбәп булган шартлату җайланмасын табу буенча өйрәнүләр узды. Өйрәнүләрнең максаты- янгынга китерүче террорлык акты кылыну турында сигнал алганда, хезмәткәрләрнең үз-үзләрен тоту гамәлләрен эшләү. Моннан тыш, автоматик янгын сигнализациясе системасының һәм янгын турында кешеләргә хәбәр итү системасының эшчәнлеге тикшерелде. Өйрәнүләр нәтиҗәсендә, персоналның һәм хезмәткәрләрнең эш-гамәлләрен һәм аларның гадәттән тыш хәл булган очракта үз-үзләрен ничек дөрес итеп тотуын тикшерергә мөмкин иде.  Өйрәнүләрдә «Балкыш » халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең 20 хезмәткәре катнашты . Шулай ук, куркынычсызлык техникасы белгече Сәйфуллина Фирдәүсә Фәнил кызы «Җәмгыятькә янау" темасына лекция үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International