Шыңар студент - яшьләренең чыгышлары дәвам итә

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

Шыңар студент - яшьләре үзләренең концерт программалары белән чыгышларын дәвам итәләр. 23 август көнне Россия флагы көне уңаеннан Саба үзәк мәйданында, шулай ук Тенеки һәм Түбән Утар авыл клубларында да чыгыш ясадылар. "Яшьләр тукталышы" дип аталган бу тамаша матур җырлар, дәртле биюләр, кызыклы чыгышлар белән үрелеп барды. Тамашачылар һәр чыгышны алкышлар белән каршы алдылар, ахырдан олы рәхмәтләрен җиткерделәр.  



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International