Герой-шагыйрь Муса Җәлил вафатына 75 ел

2019 елның 16 августы, җомга

15 август көнне Иске Икшермә авыл китапханәсендә татар халкының бөек шагыйре Муса Җәлилгә багышланган шигърият сәгате үткәрелде. Китапханәче балаларны шагыйрънең тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар шулай ук М. Җәлил биографиясе белән таныштылар, аның фаҗигале язмышы,әсирлеккә язылган шигырьләренең Россиягә ничек эләгүе турында белделәр. Соңыннан китапханәче балаларга татар һәм рус телләрендә берничә шигырь укыды. Муса Җәлил турындагы истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International