Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатында тәрбияләнүчеләрнең “Калуга-Бор” санаториена бару

2019 елның 16 августы, җомга

2019 елның 14нче август көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты - интернатында тәрбияләнүчеләр Калуга шәһәрендәге " Калуга-Бор» психоневрология санаториясенә киттеләр. Ул санаторияга 8 интернатта тәрбияләнүче балалар белән бергә тәрбиячеләр, шәфкать туташы һәм кече шәфкать туташы.

Балалар санаторийда 2019 елның 15 августыннан 5 сентябренә кадәр булачак. Санаториягә юллама ТР сәламәтлек саклау министрлыгы һәм ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы ярдәмендә бирелде.

Шулай ук сәфәрдә балаларыбызга һәм аларны озатып йөрүчеләргә булышкан , “Медина” кафесында тәмле төшке аш белән сыйлаучы  “Дари Добро» волонтерларына зур рәхмәт әйтәсе килә. Алардан башка Мәскәү шәһәрендә йөрү бик авыр булыр иде, чөнки безнең балалар беренче тапкыр шулай еракка чыга.

Без интернатта тәрбияләнүче балаларыбыз яхшы ял итеп һәм сәламәтлекләрен ныгытып  кайтырлар  дип өметләнәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International