«Яраткан әкият геройлары» рәсем конкурсы

2019 елның 16 августы, җомга

Әкият геройлары безгә балачактан ук таныш. Әкият – ул мәрхәмәтле дус, аның белән игелек һәрчак явызлыкны җиңә торган тылсымлы сәяхәткә барырга була. 15 август көнне Кызыл Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан «Яраткан әкият геройлары»дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. Китапханәче Гөлнәзирә Әүхәдиева балаларны китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштырды. Яраткан китап битләрен актарып,  балалар гаҗәеп могҗизалы һәм маҗаралы әкият дөньясына килеп эләктеләр.  Барлык балалар да конкурста катнашырга һәм үзләренең яраткан геройларын ясарга ризалаштылар. Алар ясаган рәсемнәр кызыклы һәм матур килеп чыкты. Яшь рәссамнар һәм китап укучылар безгә бик теләп үзләренең рәсемнәрен бүләк иттеләр, ә без аларны татлы призлар белән сыйладык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International