Янгын куркынычсызлыгын кисәтү.

2019 елның 13 августы, сишәмбе

     Янгын куркынычсызлыгын кисәтү максатыннан, 2019 нчы елның 13 нче августында Саба муниципаль районының «Балкыш «халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге»  өйдә  социаль  хезмәт  күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Саба муниципаль районының гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле белән берлектә ялгыз һәм ялгыз яшәүче пенсионерлар, инвалидларның  торак- хуҗалык шартларын карап чыктылар. Тикшерү вакытында өлкән яшьтәге кешеләргә янгын куркынычсызлыгы буенча инструктажлар үткәрелде, янгынны кисәтү извещательләре куелды. Рейд барышында газ җиһазлары белән эш итүдә һәм көнкүрештә куркынычсызлык техникасы белән эш итүдә саклык турында белешмәлекләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International