Тарихи экскурсия

2019 елның 13 августы, сишәмбе

   Иләбәр авыл китапханәс, клуб хезмәткәрләре укучылар белән бергә борынгы тарих  эзләрен үзендә саклаучы  Калатауга экскурсиягә бардылар. Борынгы  Өтернәс  шәһәрлеге урнашкан урында “Мондадыр безнең бабайлар”дигән исем астында тарих сәгате узды. Укучылар Явыз Иван тарафыннан юк ителгән шәһәрлек турында бай мәгълумат тупладылар, кызыксындырган сорауларына җавап алдылар. Эскурсия табигать кочагында самавырдан үлән чәе эчү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International