Авыл көне

2019 елның 13 августы, сишәмбе

11 август көнне  Урта Нырты  авылында ” Бер күрешү үзе бер гомер”дип исемләнгән авыл көне  зурлап  бәйрәм ителде. Бәйрәм авылыбыз үзешчәннәре чыгышлары белән башланып ,Татар моңы  халыкара яшь  башкаручылар конкурсы һәм “Болгар” милли  премиясе лауреатлары Эльмира  һәм Рафиль Җәләлиевлар чыгышы белән  дәвам итте.Бәйрәмдә төрледән-төрле күңелле уеннарда , ярышларда халык бик теләп катнашты. Бәйрәмне оештыручы  Илдар һәм  Гүзәл Шарифуллиннар, иганәчеләребез М.Арикиев, И.Ф.Шакиров, Мансур Шакиров, Э.Х.Идрисоваларга, авылдашларга ихластан  зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International