"Сабам минем - Гузель ягым" - книжная выставка , стенгазета, литературно - музыкальный вечер.

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

Саба төбәге - тарихи районнарның берсе .
Байлар Сабасы авылы 1924 елдан 1930 елга чаклы волость үзәге булып тора. Бөтенсоюз Үзәк Башкарма Комитетының (ВЦИК) шул елның 10 августындагы карары нигезендә, Татарстанда оештырылган утыз өч район исәбендә  безнең район да төзелә. Ул, Мамадыш, Әбде, Теләче, Чүриле волостьларын эченә алып, 114 авылны, 8 пүчинкәне, 79 авыл Советын берләштерә. 
 10 август көнне  районыбызның Байлар Сабаның  туган  көне  уңайдан Олы Нырты авыл китапханәсе  мәдәният йорты белән берлектә  китапханәдә  "Әдәби туган як "  дигән  китап күргәзмәсе  оештырылды , китап укучыларга күзәтү ясалды  һәм балалар  белән"Сабам минем - гүзәл ягым " стенгазета чыгарылды , кич белән әдәби - музыкаль чара уздырылды, дискотека белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International