“Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиясенең Килдебәк бригадасында урып-җыю эшләре

2019 елның 10 августы, шимбә

Бу көннәрдә “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиясенең Килдебәк бригадасы игенчеләре урып-җыю эшләренә керештелә. Килдебәк бригадасында бөртеклеләр мәйданы 1783 гектарны тәшкил итә. Бүгенгесе көнгә механизаторлар Илнар Нуриәхмәтов, Илнар Ибатуллин, Илсур Галиев ПАЛЕССЕ GS12 комбайннарында, ә Ранис Җамалыев, Илфар Хәйретдинов КамАЗ һәм ГАЗ-53 машиналарында, бердәм көч белән, 102 гектар мәйданда арпаны җыйнап алдылар. Һәр гектардан арпаның уңышы уртача  22  цетнирны тәшкил итә.

Авыл хезмәтчәннәренә уңай һава торышы һәм мул уңыш телибез. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International