Студент – яшьләрнең концерт – тамашасы

2019 елның 9 августы, җомга

4 август көнне Кече Шыңар мәдәният йортында студент – яшьләрнең концерт – тамашасы булып узды. Театр елына багышланган күренеш белән башланган концерт видеосюжетлар, җыр – бию, күңелле күренешләр белән үрелеп барды. Ялгыз җыр, дуэтлар, квартет, вокаль ансамбль чыгышларын, төрле стильдәге биюләрне тамашачы яратып кабул итте, җылы алкышларга күмде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International