Килдебәк авыл җирлегендә җыен

2019 елның 3 августы, шимбә

1 нче август көнне Килдебәк авылы мәдәният йортында Килдебәк авыл җирлегенең халык  җыены  үткәрелде. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы  Рәис Нургали улы Минниханов, Саба муниципаль  районы башлыгы урынбасары Расих Рахимҗан улы Закирҗанов, Саба муниципаль районы башкарма комитеты житәкчесе Марат Рашат улы Ишниязов, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Саба  җирле бүлекчәсе башкарма сәркатибе Фәрит Хәйдәр улы Зарипов, төрле оешмаларның вәкилләре һәм VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына “БЕРДӘМ РОССИЯ” Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегеннән 46 нчы номерлы бермандатлы сайлау округында депутатлыкка кандидат булып теркәлгән Марат Ибрахим улы Галиев катнаштылар.

Җыен Килдебәк авылы мәдәният йортында оешкан “Умырзая”  һәм Туктар авы клубында оешкан “Гәрәбә” фольклор коллективлары чыгышы белән башланып китте. Фольклор коллективлары чыгышыннан соң Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Н.Н. Заһидуллин җыелган халыкны 2016-2020 нче елларга кабул ителгән “Килдебәк авыл җирлегенең иҗтимагый һәм икътисади үсеш стратегиясе” программасының үтәлеше белән таныштырды. Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Минниханов авыл җирлегендә яшәүче халкның сорауларына җавап бирде һәм районның киләчәген ничек күрүе, нинди юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәк дигән фикерләре белән уртаклашты. Ә VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат М.И. Галиев авылдашларын үзенең сайлау алды программасы белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International