Куркынычсызлык әлифбасы

2019 елның 31 июле, чәршәмбе

Югары Симет «Ромашка»  балалар бакчасында «Янгын куркынычсызлыгы»  темасын  ныгыту максатында балаларны куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыруны дәвам итәбез.  Шул уңайдан  балалар белән төрле дидактик уеннар, сюжетлы уеннар, викторина сорауларына бай булган эчтәлекле  һәм кызыклы көннәр уткәрәбез. Бу эштә әти- әниләребез дә читтә калмый. МЧС хезмәткәре булып эшләүче әниебез белән кызыклы, бай эчтэлекле очрашу үткәрдек. Ул балаларны үз эше белән таныштырды. МЧС хезмәткәре эшенә балаларда бик зур кызыксыну уятты. Шулай ук янгын куркынычсызлыгын профилактикалау максатында бакча хезмәткәрләре һәм балалар белән планнан тыш эвакуация үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International