Олы Шыңар авыл җирлегенең халык җыены

2019 елның 31 июле, чәршәмбе

29 июль  көнне Кече Шыңар мәдәният йортында  Олы Шыңар авыл җирлегенең халык  җыены  үткәрелде.Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы  Рәис Нургали улы Минниханов, Саба муниципаль  районы башлыгы урынбасары Расих Рахимҗан улы Закирҗанов, Саба  җирле бүлекчәсе берәмлегенең “Бердәм Россия” сәяси партиясенең  башкарма сәркатибе Фәрит Хәйдәр улы Зарипов, төрле оешмаларның бүлек җитәкчеләре катнашты. Көн тәртибендә Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Гарипов Алмаз Габделхак улының  авыл җирлегенең 2016-2020 елларга һәм 2025 елга кадәр стратегиясенең башлангыч нәтиҗәләре турында отчеты тыңланды. Саба муниципаль районы башлыгы  Рәис Нургали улы Минниханов үз чыгышында халыкның үзмәшгуллек буенча теркәлүе турындагы сорауларга тукталды. Халык тарафыннан хуҗалыклардан җыйналган сөтнең бәясе буенча сораулар бирелде.Җыен башланыр алдыннан үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концерты күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International