Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Юлбат авыл җирлеге үзешчәннәре

2019 елның 15 июле, дүшәмбе
10 июль көнне Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл китапханәсе, Тенеки,  Йосыф- Алан авыл клублары һәм авыл җирлеге үзешчәннәре белән берлектә Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында  «Җыр керсен күңелгә» дигән матур концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Һәр чыгышны өлкәннәр көчле кул чабулар белән каршы алдылар. Җыр- шигырь,  күңелгә үтеп керә торган сүзләре белән өлкәннәр күңелендә әйтеп бетергесез хис калдырдылар. Чыгыш ясаучылар тамашачыларга  күп күңелле минутлар, күңел тынычлыгы, яхшы кәеф бүләк иттеләр . 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International