Балалар Сабантуе-2019

2019 елның 15 июле, дүшәмбе

    2019 нчы елның 14 июлендә Урта Саба авылында "Балалар Сабантуе" бәйрәме булып узды. Бәйрәмне шигырьләр һәм җырлар белән ачып җибәрделәр. Балалар татар халык уеннары белән таныштылар: татар милли көрәше, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, кашыкка йомырка куеп йөгерү, аркан тарту. Барлык уеннар да музыка астында узды. Күңелле уеннарда, эстафеталарда катнашу да балаларны сөендерде. "Сабантуй" бәйрәме гомуми татар биюе белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International