Саба аграр көллияте Казан Дәүләт аграр университетыннан, кунаклар кабул итте

12 июль 2019 ел., җомга

   12 июль көнне Саба аграр көллияте коллективы үзенең мәһабәт яңа уку корпусында Казан Дәүләт аграр университетыннан кунаклар кабул итте. Алар көллиятебезне 10 еллык юбилее белән котладылар, ирешкән уңышлары өчен коллективка һәм директорыбыз Закирҗан Миннемулловичка рәхмәт эйттелэр, киләчәктә бергә кулга-кул тотышып хезмәттәшлек итү теләген белдерделәр.

   Университетта белем бирүче педагоглар белән бер рәттән анда укучы Египет, Үзбәкстан, Ганны илләреннән килгән студентлар да сәхнәдә сүз тотты.

   Киләсе елларда көллиятебездә урманчылык юнәлеше буенча факультет булдыру мәсьәләсенә дә тукталып үтелде.

   Саба аграр көллияте белән тыгыз элемтәдә булып, дус яшәп, Саба төбәге чәчәк атсын дигән теләктә кунакларны озаттык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования