11нче июль көнне Шекше һәм Явлаштау мәдәният йортлары хезмәткәрләре "Балачак планетасы" дип исемләнгән уеннар программасы әзерләп, ике авыл балалары арасында очрашу, "Дуслык марафоны" оештырды. Әлеге чара барышында малайлар һәм кызлар үзара танышып, аралашып, төрле бәйге-уеннарда катнашып күңел ачты. Табигать кочагында әзерләнгән уртак табын янына җыелып ял итте. Әлеге марафон һәр җәйне үткәрелә, дуслар саны елдан-ел арта бара.