«“Saba Balahoner” һөнәрләр шәһәре» муниципаль Программага старт бирелде

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

         27 март көнне «“Saba Balahoner” һөнәрләр шәһәре» муниципаль Программа буенча һөнәри юнәлеш бирү проекты үз эшен башлап җибәрде. Программаны гамәлгә ашыруда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөрүче балалар, район мәктәп укучылары җәлеп ителәчәк. Программа нигезендә районның предприятие – оешмалары базаларында, билгеләнгән аерым бүлмәләрдә   5 – 12 яшьлек балалар  белән профориентацион эшчәнлек тормышка ашырылачак, һәр балага үзен төрле һөнәри өлкәдә сынап карау мөмкинлеге тудырылачак.

          Әлеге проектның беренче карлыгачлары – 4 номерлы “Кыңгырау” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр көннәрен кулларына паспорт һәм купюралар (барс) алу белән башлап җибәрделәр. Бүген алар Ак Барс банк, “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясендә, ветклиникада һәм экологик станция буларак торак – коммуналь оешмаларында булдылар, тәҗрибәләр сандыгын беренче күнекмәләр белән баеттылар.

Иртәгә, 28 март көнне маршрутны 5 номерлы “Бәләкәч” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дәвам итәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International