Кичә, 5 декабрь көнне, Килдебәк урта мәктәбенең спорт залында Саба муниципаль районының Байлар Сабасы зонасының ирләр командалары арасында мини-футбол буенча чемпионатының чираттагы уеннары булып узды. Беренче уенда САБАГРО-ДЮСШ командалары очрашты. Уен ДЮСШ командасы файдасына 8-7 исәбе белән тәмамланды. Икенче уенда САБИНСКИЕ ОКНА-ЛЕСХОЗ командалары очрашты. 9:5 исәбе белән САБИНСКИЕ ОКНА командасы җиңде. Өченче уенда ИКШУРМА-ИСПОЛКОМ командалары очрашты. ИКШУРМА 9:3 исәбе белән җиңде.
Бүген, 6 декабрь көнне Тимершык урта мәктәбенең спорт залында Саба муниципаль районының Беренче лига мини-футбол буенча Чемпионатының чираттагы уеннары узачак. Барлык теләүчеләрне 18:45 сәгатьтә Тимершык урта мәктәбенең спорт залына чакырабыз.
Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге