Халыкара студентлар көненә багышланган хатын - кызлар командалары арасында волейбол турниры

2018 елның 17 ноябре, шимбә

         Бүген 2018 елның 17 ноябрендә Байлар Сабасы спорт комплексында «Яшьлек» муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениясе хезмәткәрләре Халыкара студентлар көненә багышланган хатын - кызлар командалары арасында волейбол турниры үткәрәләр.  Турнирда алты команда катнаша: Исполком, Шәмәрдән-1, Шәмәрдән-2, Тимершык, Лига, ФБП. Катнашучылар ике төркемгә бүленгән. Ярымфиналга төркемнән икешәр команда чыга. Алар арасында призлы урыннар уйнатылачак.

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International