Килдебәк авыл җирлеге яңалыклары.

19 октябрь 2018 ел., җомга

Килдебәк авыл җирлегенә кергән Туктар авылында модульле фелдьшер-акушерлык пункты төзелеп бетү алдында тора. Бүгенгесе көндә пандуслар урнаштырылып, фелдьшер-акушерлык пунктына керү мәйданчыгы көйләнде. Шулай ук фелдьшер-акушерлык пунктын медицина җиһазлары белән тәэмин итү һәм пункытка газ үткәрү мәсьәләләре хәл ителә.

Бу көннәрдә Туктар авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар истәлегенә стела төзергә әзерлек эшләре алып барыла. Стела төзүне “Трейд Металл” җәмгыяте җитәкчеләре Илсур һәм Марат Галиевлар оештыралар. Бертуган Галиевлар 2015 нче елда Килдебәк авылында, 2018 нче елда Мәртен авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар истәлегенә стела төзеткән иделәр инде.

Авыл җирлегендә яшәүчеләр мөмкинлектән чыгып йорт яннарын төзекләндереп, агачлар, куаклар утыртып матурландырырга тырышалар.    

Килдебәк авыл җирлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования