Килдебәк авыл җирлеге яңалыклары.

2018 елның 12 октябре, җомга

Килдебәк авыл җирлеге яңалыклары.

11 нче октябрьдә Килдебәк авылы мәдәният йортында “Кабак бәйрәме” үткәрелде. Мәдәният хезмәткәрләре әлеге чарага төрле-төрле уеннар, конкурслар әзерләгән иде. Бәйрәм барышында иң зур кабак, Иң кечкенә кабак үстерүчеләр, кабактан иң тәмле ризык әзерләүчеләр билгеләнде. Бәйрәм уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Шулай ук бәйрәмгә килүчеләр чәй һәм кабак бәлешеннән авыз итә алды.

Шулай ук авыл җирлегендә аренда йортлрын төзү дәвам итә.  “Р.Слободской Универсалстрой” оешмасы йортның  тъбщсен ябу эшенә кереште.

Ә “Ак Таш” төзелеш компаниясе Туктар авылында 210 башка исәпләнгән югары технологияле роботлаштырылган сөтчелек фермасы янына бетон җәю эшләрен башкара.

Килдебәк авыл җирлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International