Явлаштау авыл җирлегендә күп кенә кызыклы һәм файдалы вакыйгалар булып узды.

11 октябрь 2018 ел., пәнҗешәмбе

      Явлаштау авыл җирлегендә күп кенә кызыклы һәм файдалы вакыйгалар булып узды.  

       6 октябрь конне  Пенсия фонда, Россгосстрах оешмасы, ПМК-159 оешмалары хезмәткәрләре  тарфыннан әзерләнгән, комсомолның 100 еллыгына багышланган концерт булып узды.  Концертны алып баручылар тамашачыларны тарих битләреннән сәяхәткә алып чыктылар. Матур биюләрдән, ретро-җырлардан сәхнә балкып торды. Концерт программасы бер тамашачыны да битараф калдырмады,  алар сокландылар һәм колделәр, үткән яшьлек елларын искә алып моңсуландылар.

      Авыл җирлеге башлыгы Р.Х.Нуриев  ял кичесен оештыручыларга рәхмәт сүзләре җиткерде.

      6 октябрь конне Мишәбаш мәдәният йортында уңыш бәйрәме үткәрелде.Авыл кешеләре  узләре үстергән яшелчәләр, җиләк-җимешләрен күргәзмәгә алып килделәр.

        Тәмьле чәй, яшелчәләрдән эзерләнгән ризыклар белән сыйландылар, тәҗрибә уртаклаштылар.

         Агач утырту акциясендә учреждение хезмәткәрләре, укучылар  актив катнаштылар. Мишэбаш мәчете  территориясендә  планировка ясалганнан соң  декоратив куаклар, алмагачлар утыртылды. Өмәдә Мишәбаш халкы зур активлык күрсәтте. Спонсор Талипов И.И. агач үсентеләре алырга ярдәм итте.

          Явлаштау авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования