Район үзәк китапханәсенең уку залында Венера Мәҗитова белән очрашу уздырылды

2018 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе

11 октябрь көнне район үзәк китапханәсенең уку залында Башкорстанның Илеш районында яшәүче, 2009нчы елдан Русия һәм Башкорстан Журналистлар берлеге әгъзасы. 2017 нче елда Татарстанның Журналистика һәм массмедиа өлкәсендәге “Бәллүр каләм” бәйгесенең “Туган тел” номинациясе җиңүчесе, язучы, “Кызыл таң” гәзитенең үз хәбәрчесе, 2013 елда Биишева исемендәге Башкорстан “Китап” нәшриятында “Туйга өч көн кала” дигән тәүге хикәяләр җыентыгы, “Төн артыннан көн туа”(2013), “Илешемнең данлы кешеләре” (2015), “Чәчәк атты сирень” (2015), “Сарьян эзләре буйлап” (2016), “Бер адым” (2016) җыентыклары авторы, шулай ук гүзәл затларыбызны тәмле ризыклар пешерергә өйрәтүче “Өй ашлары”, “Хуҗабикә” киталары авторы  Венера Мәҗитова белән очрашу уздырылды. В.Мәҗитова үз тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, китапларның язылу тарихы турында сөйләде, катнашучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде. Чара ахырында ҮКСы директоры Л.Р.Билалова шундый чаралар аша халыкны китапханәгә тарту төп максатын икәнен искәртте, татар-башкорт дуслыгын ныгытуда зур өлешен керткән В.Мәҗитовага рәхмәт хисләрен җиткерде, очрашу истәлеге тапшырды.  Очрашуда катнашучылар, аш-су, бакчачылык, сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану рецептлары, матурлык серләре турында бик күп мәгълумат алдылар, һәркемнең күңелендә җылы хисләр калдырган бу чараны оештырган китапханәчеләргә рәхмәтләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International