Өченче яшь университеты.

2018 елның 11 сентябре, сишәмбе

Татарстан республикасының пенсия фонды 2006 елдан бирле олы яшьтэге кешеләр арасында  “Актив озын гомер”  сәясәтен алып бара. Һәм пенсионерларның актив гомерен озынайтуда  белем бирү төп максатларның берсе.

Дөнья иҗтимагый-икътисадый яктан бик тиз узгәрә, үсә һәм шулар белән бергә белем күләме дә арта бара. Шуннан чыгып кеше тормышына яңа технологияләр керә. Яшьләр очен бу белемне һәм технологияләрне үзләштерү җиңел булса, олы яшьтәге кешеләр өчен авырырак. Шуңа да алар шушы белемнәрне һэм технологияләрне җиңел һэм аңлаешлы итеп узләштерү ярдәменә мохтаҗ.

Пенсия фонды һәм “Союз пенсионеров” оешмасы пенсионерлар өчен шушы белемнәрне аңлаешлы һәм җинел итеп үзләштерү максатыннан “Өченче яшь университеты”  уку курсларын тәкъдим итә. Курсларның төп максаты:

  • Пенсия яшендәге кешеләргә ярдәм:
  • Пенсионерларны заманча тормышка җайлаштыру:
  • Заманча технологияләр белән эшләргә ойрәтү:
  • Сәламәт тормыш алып баруны формалаштыру.

Шул максаттан Пенсия фонды һәм “Союз пенсионеров” оешмасы пенсионерлар өчен “Өченче яшь университеты”ның яңа уку елы ачылуын һәм “Компьютер грамотлылыгы” курсларына группа җыюны  белдерә. Бу курста пенсионерларыбызны компьютер һәм интернет белән кулланырга ойрәтәчаклар.

Уку курсларына язылырга теләүче пенсионерлар Татарстан Республикасының Саба һәм Теләче районнары буенча Пенсия фонды идарәсенә килеп яки 2-40-49 телефонына шалтыратып языла алалар.  Уку елы 1 октябрьдән башлана!

УКУ БУШЛАЙ!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International