Мишә авыл җирлеге яңалыклары

2018 елның 17 августы, җомга

Сабабаш авылында яңа мәчеттә төзелеш эшләре дәвам итә.Бүген мәчеткә манара һәм ярымай куелды. Мишә авыл җирлеге спонсорларга зур рәхмәт белдерә.

2018 елның 10 август көнне Байлар Сабасында урнашкан "Олимп" стадионында  Физкультурниклар көненә багышланган ярышлар үтте. Әлеге чарада Мишә авыл җирлегенең Лесхоз һәм Сабабаш командалары барлык уеннарда да актив катнашты.

2018 нче елның 16 августында пляж волейболы буенча Саба муниципаль районы Чемпионатының бүләкләү өлеше үтте . Мишә авыл җирлегенең Лесхоз командасы 2 урын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International