Бу көннәрдә ПМК “Мелиорация” оешмасы Килдебәк авыл җирлегенә кергән авыл урамнарын төзекләндерү белән мәшгүль. Эш авыл халкыннан җыелган үзара салым акчасына һәм республикадан бүленгән грант исәбенә башкарыла. Һәр авылда төзекләндерү эшләре төгәлләнү алдында тора. Барлыгы 942 метр авыл урамнары төзекләндереләчәк.
Килдебәк авыл җирлеге.