Аның зыяны, авылларны гына түгел, шәһәрләрне баса башлавы, битарафлык, аңа каршы көрәш чаралары турында да чаң кагалар. Безнең Салавыч тирәсендә бу үсемлекне күп димәс идем, ә менә Яңгул ягында олы юлдан үткәндә ул шактый күренә, чутай, Нөнәгәр якларында шактый ук күп. Шулай ук Куныр якларында да бихисап диделәр. Бәлки вакытында безгә дә бу көрәшкә кушылырга кирәтер? Бердән ямьсез, икенчедән, зарарлы, өченчедән... тагын да таралу куркынычы зур. Белмичә чаң сукмыйлардыр.