Шекше авыл җирлегендә атналык вакыйгалар.

2018 елның 2 июле, дүшәмбе

28-30нчы июнь көннәрендә Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районында “Түгәрәк уен” Бөтенроссия татар фольклоры фестивале үтте. Илнең 24 төбәгеннән 600 дән артык сәнгатькәр чакырылган әлеге зур дәрәҗәле һәм милләтебез өчен мөһим чарада Саба районы Шекше мәдәният йортының “Зиләйлүк” үзешчән татар фольклор коллективы (җитәкчесе Ләйсән Хисмәтова) да катнашты. Рәсәйнең төрле почмакларыннан җыелган татар коллективларын һәм башкаручыларын туплап, өч көн дәвам иткән фестиваль, Иске Кулаткыда яшәүче татарлар өчен дә, катнашучылар өчен дә чын бәйрәмгә әверелде.
Программа да бик бай иде. Фестивальдә катнашучылар килгән көнне үк бистә урамнары буйлап парадка чыкты, халык белән аралаша-аралаша район үзәгендә урнашкан “Әләмнәр мәйданына” килде. Анда фестивальнең тантаналы ачылышы һәм “Кичке уен” оештырылды.
29нчы июнь көнне исә, фестивальдә катнашучылар Иске Кулаткы мәдәният йортында, мәртәбәле жюри каршында бәйге тотты. “Зиләйлүк” коллективы алар игътибарына “Бодай юу өмәсе”н тәкъдим итте. Көннең икенче яртысында, фестиваль кунаклары әлеге районда урнашкан авылларга чыгып халыкка концерт программасы күрсәтте. Безнең коллектив Яңа Зимнәчә (Новые Зимницы) авылы халкы белән аралашты. Фестивальнең икенче көне район үзәгендә “ Кичке Сабантуй” һәм бәйрәм салюты белән тәмамланды.
30нчы июнь көнне исә, фестивальдә катнашучылар Иске Кулаткы районы сабан туена чакырылды. Милли бәйрәмне биредә дә күңелле итеп оештыра һәм үткәрә беләләр икән. Безнең коллектив бәйрәмдә чын мәгънәсендә катнашып, милләттәшләребезнең игътибар үзәгендә булды. Татарлар безнең белән аралашып, чын күңелдән сөйләшеп, күп мәртәбәләр истәлек фотоларына төште. Илебезнең күпсанлы төбәкләреннән җыелган фестиваль кунаклары, шул исәптән, “Зиләйлүк” фольклор коллективы да бу көнне Сабантуйның төп сәхнәсендә, фестиваль- бәйгенең Гала-концертында чыгыш ясады. Шушында ук 10нчы “Түгәрәк уен” Бөтенроссия татар фольклоры фестиваленә йомгак та ясалды. Саба районы Шекше мәдәният йортының “Зиләйлүк” үзешчән татар фольклор коллективы (җитәкчесе Ләйсән Хисмәтова) “Иң яхшы фольклор-этнографик коллектив” номинациясендә III дәрәҗә лауреат дипломы һәм акчалата премия сертификаты белән бүләкләнде.

30 июнь көнне, Арча педогогика коллиятен  тәмамлап, Шекше авыл җирлегеннән

5 кызыбыз дипломнар алып үзебезнең Саба районына эшкә кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International