Саба муниципаль районында “Без бергә” фестиваль – конкурсының зона этабы узды

2018 елның 16 апреле, дүшәмбе

Сәнгати-эстетик яктан балаларның һәм яшүсмерләрнең иҗатын үстерү максатыннан 16 апрельдә Саба районы мәдәният йортында “Без бергә” республикакүләм яшь талантлар фестиваль – конкурсының зона этабы булып узды.

Әле этапта мәдәният йорты сәхнәсендә Саба, Теләче, Арча, Балтач, Әтнә, Кукмара һәм Мамадыш районнарыннан барлыгы йөздән артык коллектив чыгыш ясады. Шулай ук спорт залында балалар  һәм педагоглар әзерләгән фоторәсемнәр белән кул эшләре күргәзмәсе дә тәкъдим ителеп, жюри тарафыннан югары бәяләнде.

Жюри әгъзасы, Татарстан Республикасының халык артисты, Россия Федерациясенең атказанган артисты, филармониянең джаз оркестры җитәкчесе Лидия Әхмәтова чыгышлар тәмамланганнан соң, барлык катнашучылар да югары осталык дәрәҗәләрен күрсәттеләр, дип билгеләп үтте һәм бәйгене  оештыручыларга зур рәхмәт сүзләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International