Саба район балалар китапханәсендә батырлык дәресе

22 февраля 2012 г., среда

            22 февраль көнне Саба район балалар китапханәсендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “О Родине, о подвиге, о славе” исемле 4 “А” сыйныф укучылары өчен (укытучылары Ибрагимова А.Г. ) батырлык дәресе уздырылды.

Батырлык дәресенең максаты укучыларда Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, хәрби-патриотик әдәбият белән таныштыру.

Китапханәче Шаяхметова Н.Р. 2012 ел – Россия тарихына багышланган “Многовековая история” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.

Укучылар бердәм катнашып “Армейский колейдоскоп” викторина сорауларына төгәл җавап бирделәр. Китапханәнең  патриотик темага багышланган белешмә-библиографик әдәбиятен кулланып, укучылар “Что ты знаешь о защитниках России?” дигән библиографик бәйгедә катнашып күп мәгълүмат алдылар.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International