Сабинский муниципальный район
22 февраль көнне Саба район балалар китапханәсендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “О Родине, о подвиге, о славе” исемле 4 “А” сыйныф укучылары өчен (укытучылары Ибрагимова А.Г. ) батырлык дәресе уздырылды. Батырлык дәресенең максаты укучыларда Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, хәрби-патриотик әдәбият белән таныштыру. Китапханәче Шаяхметова Н.Р. 2012 ел – Россия тарихына багышланган “Многовековая история” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Укучылар бердәм катнашып “Армейский колейдоскоп” викторина сорауларына төгәл җавап бирделәр. Китапханәнең патриотик темага багышланган белешмә-библиографик әдәбиятен кулланып, укучылар “Что ты знаешь о защитниках России?” дигән библиографик бәйгедә катнашып күп мәгълүмат алдылар.
22 Февраля 2012 г.
Эзмә мәдәният йортында 19 февраль көнне Эзмә авыл җирлеге үзешчәннәренең "Хезмәтемдә юлдаш җыр һәм бию, тормышымда моңлы көй" дип аталган иҗат-отчёт концерты узды.
21 Февраля 2012 г.
18 февраль көнне Югары Шытсу мәдәният йортында “Хезмәтемдә юлдаш, җыр һәм бию, Тормышымда юлдаш моңлы көй” – дип исемләнгән иҗат-отчет концерты куелды.
21 Февраля 2012 г.






















































