Решение Совета Сабинского муниципального района от 28.06.2019 года №299 "Об утверждении прогнозного плана (программы) приватизации муниципального имущества, находящегося в собственности Сабинского муниципального района Республики Татарстан и в собственности муниципальных образований Сабинского муниципального района Республики Татарстан на второе полугодие 2019 года"

КАРАР

 

 

2019 елның икенче яртыеллыгына Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы милкендә һәм Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы муниципаль берәмлекләре милкендә булган муниципаль мөлкәтне хосусыйлаштыруның фараз планын (программасын) раслау турында

 

 

“Дәүләт һәм муниципаль милекне хосусыйлаштыру турында” 2001 елның 12 декабрендәге 178-ФЗ номерлы, “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законнар, Саба муниципаль районы Уставы нигезендә, Саба муниципаль районы Советы КАРАР ИТТЕ:

  1. 2019 елның икенче яртыеллыгына Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы милкендә һәм Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы муниципаль берәмлекләре милкендә булган муниципаль мөлкәтне хосусыйлаштыруның фараз планын (программасын) расларга.

 2. Әлеге карарны (http://saby.tatarstan.ru) адресы буенча Саба муниципаль районы рәсми сайтында бастырып чыгарырга.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшерүдә тотуны Саба муниципаль районы мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре Палатасы рәисе А.М. Галиуллинга йөкләргә.

 

 

            Саба муниципаль

           районы Башлыгы                                                                  Р.Н. Минниханов 

 

 

 

 

РАСЛАНДЫ

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Советының

28.06.2019 ел 299 номерлы

 карары белән

 

 

 

2019 елның икенче яртыеллыгына Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы милкендә һәм Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы муниципаль берәмлекләре милкендә булган муниципаль мөлкәтне хосусыйлаштыруның фараз планы (программасы)

 

1 бүлек. Гомуми нигезләмәләр.

 

  1. 2019 елның икенче яртыеллыгына Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы милкендә һәм Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы муниципаль берәмлекләре милкендә булган муниципаль мөлкәтне хосусыйлаштыруның әлеге фараз планы (программасы) “Дәүләт һәм муниципаль милекне хосусыйлаштыру турында” 2001 елның 12 декабрендәге 178-ФЗ номерлы Федераль закон, “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, Саба муниципаль районы Уставы нигезендә эшләнде.
  2. 2019 елның икенче яртыеллыгында муниципаль милекне хосусыйлаштыру муниципаль милек белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыруга, күчемсез милек объектларын тотуга инвестицияләр җәлеп итүгә, муниципаль милекне сатудан бюджет кытлыгын каплау чыганакларын формалаштыруга юнәлдерелгән.
  3. “Дәүләт һәм муниципаль милекне хосусыйлаштыру турында” 2001 елның 12 декабрендәге 178-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, муниципаль милекне хосусыйлаштыруны аукционда яки конкурста сату юлы һәм законда каралган башка ысуллар белән үткәрү күздә тотыла.
  4. 2019 елның икенче яртыеллыгында муниципаль мөлкәт булган муниципаль милек хосусыйлаштырыла.
  5. 2019 елның икенче яртыеллыгында хосусыйлаштыруга планлаштырылган муниципаль күчемсез милек исемлеге 1 нче таблицада чагылдырыла:

 

1 нче таблица

п/п

Объектның исеме

Урнашкан урыны

Мәйданы, кв.м.

Хосусыйлаш

тыру срогы

 

 

 

1.

 “1нче ашлык склады”  торак булмаган бинасы якын-тирә җир кишәрлеге белән (әлеге объект билгеләнеше буенча файдаланылмый)

 

Татарстан Республикасы, Саба районы, Корсабаш авылы, Мәктәп урамы, 27

 

 

 

732,4

 

II яртыеллык

“2 нче ашлык склады” торак булмаган бинасы якын-тирә җир кишәрлеге белән (әлеге объект билгеләнеше буенча файдаланылмый)

 

665,4

  “Ябык ындыр табагы”  торак булмаган бинасы якын-тирә җир кишәрлеге белән (әлеге объект билгеләнеше буенча файдаланылмый)

 

 

1686,6

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2

Административ бина якын-тирә җир кишәрлеге белән (әлеге объект билгеләнеше буенча файдаланылмый)

Татарстан Республикасы, Саба районы, Шәмәрдән авылы, Чапаев урамы, 1.

 

 

408,4

 

 

 

 

 

 

 

 

 

II яртыеллык

 “Котельная” торак булмаган бинасы якын-тирә җир кишәрлеге белән (әлеге объект билгеләнеше буенча файдаланылмый)

 

 

 

340,5

“Җылы стоянка” торак булмаган бинасы якын-тирә җир кишәрлеге белән (әлеге объект билгеләнеше буенча файдаланылмый)

 

 

 

648,7

“Тегү цехы” торак булмаган бинасы якын-тирә җир кишәрлеге белән (әлеге объект билгеләнеше буенча файдаланылмый)

 

 

 

857,6

“Чистарту корылмаларын биологик чистарту блогы” торак булмаган бинасы якын-тирә җир кишәрлеге белән (әлеге объект билгеләнеше буенча файдаланылмый)

 

 

 

247,0

“Чимал склады” торак булмаган бинасы якын-тирә җир кишәрлеге белән (әлеге объект билгеләнеше буенча файдаланылмый)

 

 

 

275,0

 

“Чимал склады” торак булмаган бинасы якын-тирә җир кишәрлеге белән (әлеге объект билгеләнеше буенча файдаланылмый)

 

 

 

 

584,1

 

 

 «Буяу цехы» торак булмаган бинасы якын-тирә җир кишәрлеге белән (әлеге объект билгеләнеше буенча файдаланылмый)

 

 

 

 

  1. 446,7

 

 

  1. 2019 елның икенче яртыеллыгында муниципаль унитар предприятиеләрне һәм муниципаль милектә булган акцияләрне хосусыйлаштыру планлаштырылмый.
  2. Муниципаль милекне хосусыйлаштыру, шул исәптән мондый милекне сатып алучы затка читләштерү юлы белән сатылган мөлкәт, мондый мөлкәт биләгән  һәм аларны куллануга кирәк булган җир кишәрлекләрен хосусыйлаштыру турында карар, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе тарафыннан кабул ителә.

 

2 бүлек. Муниципаль милекне хосусыйлаштыруны мәгълүмати тәэмин итү.

 

2.1. Муниципаль милекне хосусыйлаштыру турында мәгълүматны тиз арада җиткерү өчен һәм рекламаны киңрәк тәэмин итү өчен Саба муниципаль районы әлеге фараз планын үтәү барышында мәгълүмат җиткерүнең рәсми чыганакларыннан тыш, башка массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәтләреннән дә файдаланырга хокуклы.

 

pdf
Скачать текст
PDF, 781.1 Кб

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International